Роман Шәйхетдинов стартаплар буенча “Иннополис” МИЗ экспертлар советында катнашты

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектлар карау буенча “Иннополис” МИЗ ның  11 нче экспертлар советы утырышы узды.

Анда 10 компаниянең проектлары тәкъдим ителде.

Чарада “Иннополис” МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, “Дигинавис” компаниясе директорлар советы рәисе Николай Никифоров катнашты.

Катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

“Шушындый эксперт сайлауларында тәкъдим ителгән яңа стартап-проектлар белән финанс институтларының кызыксынуы сөендерә”, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. - Ышанам, барлык сайлап алынган проектларны актив үсеш көтә һәм Иннополиста үсеш булачак!”.

Стартаплар сайлау буенча экспертлар советы Иннополиста ай саен уза. Бүгенге көндә “Иннополис” МИЗ да 95стартап эшли инде, шуларның тугызы Иннополис университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар тарафыннан булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International