Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Төркия компаниясе клиника ачарга планлаштыра
2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Казанда Төркиянең “Аджибадем” компаниясе шәхси медицина клиникасы ачарга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән компания делегациясе бу проектны гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышты.
Acibadem медицина үзәкләре челтәре 1991 елдан бирле Төркия сәламәтлек саклау хезмәтләре өлкәсендә лидер. Ул югары сыйфатлы диагностика һәм уңайлы шартларда яңа медицина технологияләре белән дәвалау курслары тәкъдим итә.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән компания делегациясе әгъзалары Казанда Аджибадем клиникасын ачу мөмкинлеге буенча фикер алыштылар. Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Төркия ягына клиника урыны һәм проект форматын билгеләүне сорап мөрәҗәгать итте. Илдар Халиков белдерүенчә, республика Төркия компаниясенә төрле вариантлар тәкъдим итәргә әзер. Мисал өчен, әзер күчемсез милек проекты, әзер медицина комплексының бер өлешен яки төзелеш өчен җир участогы.
“Безне бу проектны тизрәк гамәлгә ашыру кызыксындыра. Әгәр кирәк булса, анда республика эшмәкәрләре дә катнашырга әзер, - дип белдерде Илдар Халиков. – Безнең өчен “Аджибадем” кебек танылган компаниянең мөмкин кадәр тизрәк проектны гамәлгә ашыруга керешүе мөһим”.
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, ТР җитәкчелеге төзеләчәк клиника устав капиталына Татарстанның җир һәм милек белән керү, ә Төркия компаниясе мөстәкыйль рәвештә яки Татарстан партнерлары белән бергә клиникада хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен югары стандартка җиткерү вариантына әзер. Республика клиникага билгеле дәүләт заказы гарантияли ала.
“Аджибадем” вәкилләре, компанияне Татарстан медицина хезмәтләре базары кызыксындыра дип ышандырдылар Илдар Халиковны. Ике яктан да катнашучылар проектның төгәл детальләрен берничә атна дәвамында билгеләргә килештеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз