Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дигән хәйриячелек акциясе бара

2008 елның 5 августы, сишәмбе
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 34448 бала беренче сыйныфка барачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
Искә төшереп узыйк: узган елда республикада 33551 бала беренче сыйныфка барган иде.
Татьяна Ларионова журналистларга 30 нчы июльдә башланып киткән һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга, инвалид балаларга һәм башкаларга мәктәпкә җыенуда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйриячелек акциясе турында сөйләп бирде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда Гаилә елы кысаларында үтә.
Акция кысалары өч юнәлешне үз эченә ала: аз керемле гаиләләрдән булган барлык беренче сыйныф укучыларына ярдәм итү (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелек итә); биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган күп балалы гаиләләргә ярдәм итү (Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелек итә); “Спорт йолдызлары – балаларга” юнәлеше – физкультура белән шөгыльләнү өчен, балаларны спорт формасы белән тәэмин итү (Татарстан Республикасы Балалар, яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы җитәкчелек итә).
Химаячеләр акчасына балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырачаклар. Акция беренче сыйныф укучыларын гына түгел, аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп яшендәге башка балаларны да колачлап алыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел 5978 беренче сыйныф укучысы, ягъни тәүге тапкыр мәктәпкә барачак барлык балаларның 17,4 %ы хәйрия ярдәме алачак.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр иткәнчә, 4681 беренче сыйныф укучысы - аз керемле гаиләләрдә, 120 кеше – тәрбиягә алган гаиләләрдә, 275 кеше – опекуннар гаиләләрендә, 1089 кеше – күп балалы гаиләләрдә, 459 кеше – нормаль булмаган гаиләләрдә, 212 кеше – ата-аналары инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнә, һәм 429 инвалид бар.
“Моннан тыш, республикада мәктәп яшендәге биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган 69 күп балалы гаилә яши. Әлеге категориядәге күп балалы гаиләләрдә яшәүче 296 баланың 43 е – булачак беренче сыйныф укучылары.
Күп балалы гаиләләр буенча мәгълүматларны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Наталья Бутаева тулыландырды.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда барлыгы 20723 күп балалы гаилә яши, шул исәптән биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган 1046 гаилә (аларда 5793 бала тәрбияләнә).
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе һәм башка хәйриячелек эшләре турында тулырак мәгълүмат - www.blagort.ru сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International