Икътисадта энергия сыйдырышлылыгын киметү өчен, Татарстан Республикасының резервлары бар.
Бүген Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында” дигән темага үткәрелгән уртак утырышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Бүген Казанда ачылган “Энергетика. Ресурсларны саклау-2009” XI халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә һәм “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” X халыкара симпозиумында Татарстан һәм Россия төбәкләренең, чит илләрнең 130 дан артык предприятие һәм оешмасы катнаша.
Чаралар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Әлеге вазифага моңа кадәр Федреаль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкарган Игорь Марченко билгеләнгән.
Кулдан идарә ителә торган чыбыксыз BlackBerry җайланмасын уйлап тапкан RIM (Research In Motion) компаниясе Казанда үзенең эшләнмәләр үзәген төзергә тели. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның RIM компаниясе вице-президенты Пол әфәнде Лусье белән очрашуы вакытында Татарстан Республикасы һәм RIM компаниясенең хезмәттәшлек итү перспективалары турында сүз барды.