Көзге чакырылышта Татарстан Республикасы вакытлы хезмәткә җибәрәчәк хәрби хезмәткә чакырылучылар саны 1,6 тапкыр арткан. Республикада чакырылыш планында 6 меңнән артык кеше каралган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының баш хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барган утырыш республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференц-элемтә режимында узды.
“Бүген Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 700 миллион доллар тәшкил итә. Кайбер мәсьәләләрне чишү белән, 2011 елда бу санны өчләтә арттырырга мөмкин” – бу турыда Казахстан һәм Россиянең чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.