Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Казанда Европа хәбәрләр тапшыру советы Финанс Ассамблеясен ачуда катнашты
2008 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган XIV утырышын ачуда катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Европа хәбәрләр тапшыру союзы Ассамблеясе үткәрелә торган өченче шәһәргә әверелде.
”Ассамблеядә мөһим мәсьәләләр каралачак, шул исәптән җәмәгатьчел телевидение һәм радионың нәтиҗәле продукция бирүчәнлеген ничек яхшырту мәсьәләсе дә бар”, - диде журналистларга Европа хәбәрләр тапшыру союзы финанс-административ хезмәте җитәкчесе Джулиан Экерт утырыш башланыр алдыннан.
Аның сүзләренә караганда, архивларны саклау мәсьәләләре буенча да фикер алышулар булачак. Һәм бу бик мөһим, чөнки җәмәгатьчел хәбәрләр тапшыру мәсьәләләренең берсе булып, Европа хәбәрләр тапшыру союзына керә торган һәр компаниянең видео- һәм аудиоматериалларын киләчәк буыннарга җиткерү һәм саклау тора. Моннан тыш Ассамблеядә телепрограммалар эшләү өчен булган акчаларның ничек тотылуын тикшереп тору механизмнары да камилләштереләчәк.
”Иртәгә форумда Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең Президентын һәм ике вице-президентын сайлаулар уздырылачак. Һәм без әлеге мөһим сайлауларның монда, Казан җирендә уздырылуына бик шатбыз”, - дип билгеләп үтте Джулиан Экерт.
Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең һәр елны уздырыла торган XIV халыкара утырышын ачу танатанасында катнашучыларга котлау сүзен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җиткерде.
”Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, кадерле дуслар! Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясендә катнашучыларны кунакчыл Татарстан җирендә сәламлибез. Хәзерге заман дөньясында телевидение һәм радионың һаман саен үсә бара торган йогынтысына бәя биреп бетерү кыен. Нәкъ менә җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш дип танылган электрон матбугат бүген тулысынча социаль-икътисади үзгәртеп коруларга хас күп кенә катлаулы процессларның, илләр һәм халыклар интеграциясен, мәдәни күп төрлелекне яклау һәм үстерүнең нәтиҗәле үсешен тәэмин итәчәк”, - диелә нигездә Татарстан Республикасы Президенты котлавында.
”Телерадиокомпанияләрнең хәбәрләр тапшыру сәясәтен тормышка ашыра, үз аудиторияләренә иркен рәвештә объектив һәм оператив мәгълүматларга керүне гамәлгә ашыра торган, дөньякүләм бергәлекнең мәдәни байлыклары белән үзара һәм киң танышу юлын тәэмин итүне максат итеп куйган электрон массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә. Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең нәтиҗәле эшләвен, ә анда катнашучыларга яңа иҗади уңышлар һәм яхшыларның да иң яхшысын теләп калам. Мин, кадерле дуслар, безнең республикабыз һәм аның борынгы башкаласы турында сездә иң яхшы тәэсирләр һәм истәлекләр генә калыр дип ышанам”, - дип, анда катнашучыларны Ассамблеянең эше башлану белән котлады Минтимер Шәймиев.
Рөстәм Миңнеханов үзенең утырышта катнашучыларга булган котлау сүзендә Татарстанның инвестицион потенциалы һәм республика икътисады үсешенең инновацион перспективалары турында сөйләде. Форумда катнашучыларга Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары (825 табак басма һәм 50 телекомпания) турында хәбәр итеп, Татарстан хөкүмәте башлыгы Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясе җитәкчелеген Ассамблея үткәрү урыны сыйфатында Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм форумда катнашучыларны Татарстан башкаласында үтәчәк 2013 елгы Универсиадага чакырды.
Казанга Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенә дөньяның 50 иленнән Европа хәбәрләр тапшыру союзы директоратының финанс вәкилләре һәм экспертлары җыелган иде. Алар хәбәрләр бирү союзы үсешенең мөһим мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. Европа хәбәрләр тапшыру союзының төп махсуслаштырылган форумнарыннан берсе булып, Союзның барлык эшчәнлегенең материаль базасын билгели торган Финанс Ассамблеясе тора.
Бөтенроссия Дәүләт теле- радиохәбәрләр тапшыру компаниясе (ВГТРК) Федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары Андрей Быстрицкий сүзләренә караганда, Казанда Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясендә хәзерге телевидение, аерым алганда аны финанслау алдында торган проблемалар турында фикер алышулар булачак. Ассамблея тышкы бәйләнешләрдә дә (хакимиятләр белән), Европа хәбәрләр тапшыру союзының эчке бәйләнешләрендә дә бер юл булдырачак.
Бөтенроссия Дәүләт теле- радиохәбәрләр тапшыру компаниясе (ВГТРК), “Татарстан” Дәүләт теле- радиохәбәрләр тапшыру компаниясе, Татарстан Республикасы Президенты администрациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Аппараты белән берлектә Ассамблея утырышларын үткәрүне оештыра, Ассамблеядә катнашучылар һәм аларны озатып йөрүче кешеләр өчен мәдәни экскурсион программа тәкъдим итә.
Казанда Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясе рамкаларында күренекле форум кунакларына 2013 ел Универсиадасын тәкъдир итүне күрсәтү дә булачак. Тәкъдир итү кичәсенең Казан ратушасында уздырылуы күздә тотыла.
Европа хәбәрләр тапшыру союзының төп бурычы - телевидениегә, инновацион проектларга булышлык күрсәтү һәм үстерү. Европа хәбәрләр тапшыру союзы үзара теле- радиопрограммалар алмашу, бергәләп тапшырулар оештыруны, үз әгъзаларының спорт ярышларын, мәдәният программаларын трансляцияләүгә ташламалы хокукка ия булуларын тәэмин итүне, халыкара фестивальләр һәм конкурслар үткәрүне башкара. Европа хәбәрләр тапшыру союзы "Евровидение" һәм "Еврорадио" челтәрләре операторы булып та чыгыш ясый.
Белешмәләр өчен: Европа хәбәрләр тапшыру союзы 1950 елның 12 нче февралендә Көнбатыш Европа һәм Урта Диңгез бассейны илләренең җәмәгатьчел телерадиокомпанияләре инициативасы белән оештырыла. Хәэер Европа хәбәрләр тапшыру союзына (www.ebu.ch) Европа, Төньяк Америка һәм Якын Көнчыгыштагы 56 илнең 75 хакыйкый әгъзасы, башка төбәкләрнең 45 ассоциацияле әгъзалары керә. Европа хәбәрләр тапшыру союзында Россия өч әгъза белән тәкъдим ителә: "Останкино Радиойорты" (“Маяк”, “Россия Тавышы” (“Голос России”) радиокомпанияләре, “Орфей” радиостанциясе) ассоциациясенең коллектив әгъзасы хокукындагы Бөтенроссия Дәүләт теле- радиохәбәрләр тапшыру компаниесе (ВГТРК) һәм Беренче канал.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз