ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркында булды.
Бүген “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды, анда компаниянең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген иртән Түбән Камада “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ “Этилен” заводында бензол экстракцияләү җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.
Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген республика халкын Космонавтика көне белән котлады.
Татарстан Республикасы ҖТПның энергия сыешлылыгы күрсәткече буенча 22 урынны били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршында хәбәр итте.
Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.
Чарада Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын да катнашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршы «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы кысаларында узды. Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да уза.
2019 елның 11-19 апрель көннәрендә Казанда 26 нчы М.И.Глинка исемендәге вокалистлар халыкара конкурсы узачак. Татарстан башкаласында ул 1999 елда үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “КАМАЗ” заводына 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә 3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.