ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге резиденциясендә Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты.

Бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда 2 млн 280 мең граждан милек салымы түләүчеләр булып тора. 2016 ел нәтиҗәләре буенча исәпләнгән салымның гомуми күләме 6,5 млрд сум тәшкил итә. Салымнарны 2017 елның  1 гыйнварына кадәр түләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Хальдор Топсе” Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре һәм республика вузларының  “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлеге дәвамлы һәм системалы. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтү советы 55 нче утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һәр бишенче объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә эшли. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Идел буе федераль округының дәүләт-хосусый партнерлык буенча I форумындагы чыгышында хәбәр итте.   

Чара Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

Форум «Идел буеның инфраструктур йөкләнеше арту: хосусый инвестицияләргә таяну һәм бюджетка нәтиҗәле идарә» пленар утырышы белән башланып китте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка "Дуслык" орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшыру тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмә барышында Казанда 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA узу чорында чик буен контрольдә тоту мәсьәләләре турында сүз барды. 


12
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар» раллиена озатырга һәм аларга уңышлар теләргә килде.  

«КАМАЗ-мастер» командасын гадәттәгечә Чаллы янәшәсендәге «Тарловка» полигонында озаттылар.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән сөйләшеп торды, яңартылган техниканы карап чыкты, шулай ук «КАМАЗ» спорт автомобиленә тест-драйв уздырды.


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә торак объектларның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә йөкләде.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин 9 ноябрьдә Ижевскида көнкүреш газы шартлау аркасында торак йорт подъезды ишелү турында искәртте. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән. Бүген һәлакәт урынында Татарстан коткаручылары (41 кеше) эшли. Җимерекләр астыннан кешеләрне эзләү өчен республиканың кинология хезмәте җәлеп ителгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ директоры Михаил Железнов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International