ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы - ТР баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә 2017 елда эшләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инстпекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан 1 мең 699 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 13 млн. 619 мең сумга 455 беркетмә тузелде.Үзен-үзе җайга салучы оешмалар әгъзалары булган 1 мең 286 оешманы тикшергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Безнең очрашулар яхшы бер традициягә әверелде. Быел аерым дата – 100 ел элек «Эшче милиция турында» НКВД карары имзаланган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГИПО ФҖБ» АҖ коллективын берләшмә төзелүгә 60 ел тулу белән котлады.

Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.

«Сезне чын күңелдән «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бу еллар эчендә зур булмаган филиалдан федераль дәрәҗәдәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә кадәр юл узылган. Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора. Сезнең уңышлар горурлык хисе уята! Соңгы 10 ел эчендә продукция чыгару күләме һәм табыш алты мәртәбә арткан, хезмәт җитештерүчәнлеге – җиде мәртәбә».

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында  килешүләр төзүгә  гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Комиссия әгъзалары “Техника-Агро” ҖЧҖ компаниясенең ТОСЭР территориясендә авыл хуҗалыгы тагылмалы техника җитештерүне булдыру буенча инвестицион поектын карадылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан зооботаника бакчасына җәнлекләр алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, Казан зоопаркы вәкилләре, Nature resource network компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә  Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чиләбе шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIV Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан  Назарбаев рәислегендә узды. 

Форумның темасы – «Кеше капиталын үстерү». Чара Россия Федерациясе  белән Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 25 еллыгы уңаеннан уздырылды.   

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Актүбә өлкәсе (Казахстан) Хакимәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбәк Сәпәрбаев кул куйды. 

Имза салу тантанасы Чиләбе шәһәрендә Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды.   

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты - XIV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы. Форум кеше капиталы темасына багышлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International