Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка "Дуслык" орденын тапшырды.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшыру тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.