Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шезави белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Дауд Әль-Шезави белән берничә кат очрашканы бар. Әль-Шезави - Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форум президенты. Әлеге форум эшендә Татарстан делегациясе актив катнаша. Аның KazanSummit халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен Казанга 2016 елда һәм быел килгәне бар.
«Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күргәзмәләр һәм конференцияләр оештыручыларның алдынгысы, шул исәптән ул WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларын да оештырды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабидагы һөнәри осталык чемпионатын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Дауд Әль-Шезави Казанда 2019 елда узачак әлеге чемпионатның да иң югары дәрәҗәдә узачагына ышануын белдерде.
Яклар 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру мәсьәләләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм алга таба "Казан-ЭКСПО" күргәзмә үзәген, Идел буе төбәкләрендә иң эре күргәзмә үзәге буларак дөнья дәрәҗәсендә алга этәрү турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе, «КАЗАН ЭКСПО» ҖЧҖ генеральдиректоры Роберт Миңневәлиев, ТР Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, "Ак Барс" ХК АҖ генераль директоры Иван Егоров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча ярышларның төрле мәйданчыкларында булды һәм чемпионат уза торган Абу-Даби Милли күргәзмә үзәге инфраструктурасын өйрәнде.
Дөнья чемпионаты Абу-Дабида (БГӘ) быел 14-19 октябрь көннәрендә уза. Ярышларда 52 компетенция буенча 76 илдән 1200 дән артык һөнәр осталары һәм 1500 белгеч катнаша. Катнашучылар һөнәрләр буенча алты өлешкә бүленеп ярыша: төзелеш, ИТ-технологияләр, сәнгать һәм дизайн, сәнәгать производствосы, хезмәт күрсәтү һәм гражданнар транспортында хезмәт күрсәтү. Ярышларның төп мәйданчыгы - Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексы.
Россия җыелма командасында 22 төбәктән 58 кеше бар, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 7 компетенция буенча 8 кеше катнаша.
Дөнья чемпионатының ачылу тантанасы 14 октябрь көнне Du Arena концертлар мәйданында узды. Ябылу тантанасы да шунда 19 октябрьдә үтәчәк. Тантана кысаларынңа Россия һәм Казан шәһәре презентациясен күрсәтү көтелә. WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты сәламләү сүзе белән чыгыш ясыячак, шулай ук Россия Федерациясенә WorldSkills флагын тапшыру тантанасы да була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) килде, анда ул һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ярышларында җиңүчеләрне котлау һәм аны ябу тантанасында катнашачак.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларының төрле мәйданчыкларында булырга һәм Абу-Даби (ADNEC) Илкүләм күргәзмә үзәгендә дөнья чемпионатын узддыру өчен махсус булдырылган инфраструктураны карарга җыена.
Россия-Сингапур эшлекле форумында бүген Мәскәүгә эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды һәм югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышы эшенең дәвамы булды.
Ике илнең бизнес даирәләре очрашуы "акыллы шәһәр" темасына багышланган иде. Кешенең гадәт тормышының өлешенә әйләнүче цифрлы технологияләр турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Ачык инноавцияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты.
Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.
Әлеге форум Мәскәүдә 2012 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, "Роснано" инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды, Россия венчур компаниясе, "Сколково" инновацияләргә ярдәм фонды, Внешэкономбанк тарафыннан үткәрелә.
Бүген Татарстанның барлык торак йортлары һәм социаль объектлары җылылык белән тәэмин ителгән. Җылы бирә башлаганда җитди һәлакәтләр булмады, дип хәбәр итте 17 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышында катнашты.
Чара «Сколково» инновацион үзәгендә узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ төбәкләрендә дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, элегрәк Татарстан Президенты катнашында узган стратегик сессия барышында республика инициативаларын Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кертү кирәклеге турында бурычлар билгеләнгән.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" радиостанциясе студиясендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Барс-Медиа" ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов озата йөрделәр.
Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Татарстан-2030» стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында төп нотык белән Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.