Минтимер Шәймиев Әсхәт Нускабай белән очрашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Әсхәт Нускабай беренче Генераль консул булды, тиешле срогы узу сәбәпле Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый. Алга таба ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.

Әсхәт Нускабай Минтимер Шәймиевкә 5 ел дәвамында ярдәме һәм уңышлы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

“Мин Татарстан җитәкчелегенә һәм барлык татарстанлыларга җылы мөнәсәбәтләре һәм казакъ халкын тугандаш халык буларак кабул итүләре өчен бик рәхмәтлемен. Бу эштә дә, кешеләр белән аралашуда да сизелеп торды. Мин зур тәҗрибә тупладым, күп нәрсәгә өйрәндем, монда бик яхшы идарәчеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эше турында  аерым ассызыклап әйтәсе килә, аның һәр эшеннән туган җиренә, үз халкына мәхәббәт сизелеп тора. Аның белән һәм Сезнең белән аралашудан мин бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе алдым”, - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук Әсхәт Нускабайга Татарстанда эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, Россия-Казакъстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктәге дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

“Сезгә, яшь, әмма өлгергән дипломатка, сезнең буынга бәхетле заман туры килде, яңа Казакъстан дәүләтенең уңышлы төзелеше вакыты. Сез үз йөзегезне таптыгыз - бу бик зур казаныш. Казакъстан актуаль дөньяви проблемалар хакында фикер алышу өчен мәйданчык була бара. Казакьстанның Россия белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Бу дуслык вакыт белән сыналган. Без, чыннан да, казакъ халкы белән якын, безнең туганлык мөнәсәбәтләребез саклана һәм ныгый бара. Сез аларның үсешенә үз өлешегезне керттегез һәм тагын да кертерсез дип ышанабыз. Сез кешеләрне яратып эшлисез һәм мин Сезнең уңышлы киләчәгегезгә ышанам”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International