ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” уенчылары һәм тренерлары белән Казан Кремлендә очрашты. Искәртәбез, күптән түгел алар ир-атлар командалары арасында Суперлигада Россия чемпионнары булып танылды. Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш  федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Казанга бүген Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде.

“Казан” халыкара аэропортында Голумҗон Ибраһимовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс» компаниясе генераль директоры Александр Шульгин белән очрашуда Татарстан белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры  Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең эшчәнлектә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең яшьләр тирәлегенә террорчылык һәм экстремизм идеологиясе, милли һәм дини экстремизм һәм ксенофобия үтеп керүгә, шулай ук җинаятьчел субкультурага каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр һәм оешмалар җитәкчеләре, территориаль федераль структуралар вәкилләре катнашты.

«Төркиләр алтыны» форумы яшь төркиләр бергәлеге өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төркиләр алтыны» II бөтенроссия яшьләр форумын ябу тантанасында хәбәр итте.      

Чара бүген Казан Ратушасында узды. Тантанада Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.    

Бүген Казанда Nores Watertech Норвегия компаниясе һәм «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы Татарстанда елына 3 мең тонна күләмендә сөләйман балыгы җитештерүче завод проекты төзелеше буенча инвестицияләр нияте турында килешү имзаладылар

Документ "Корстон" КСККнда бүген ачылган 47 нче Балыкчылык буенча Россия-Норвегия уртак комиссиясендә имзаланды. Килешүгә имзаларын "Идея" технопаркы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимов һәм Норвегия компаниясе вәкиле Тронд Вегер куйдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Василий Соколов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиядән килгән төрки дөньяда танылган галимнәр – тарихчылар, профессорлар, тарих фәннәре докторлары Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты.

Аккош күле системасын Изумрудное күле суы белән тутыра башладылар. Су үткәргечнең озынлыгы 1,5 чакрым һәм куәтлелеге 160 кВтны тәшкил итә. Проектны “Татмелиорация” оешмасы әзерләгән.

Су җибәрү буенча рәсми тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияләр проеклары расланды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Алабуга мунициапаль районы, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләре катнашты.


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген республикада “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе кысаларында “Вахитов” скверында яшь агачлар утыртылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да истәлекле чыршылар аллеясы утырту акциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International