Татарстан Президенты: Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең эшчәнлектә һичшиксез өстенлекле юнәлеш

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең эшчәнлектә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең яшьләр тирәлегенә террорчылык һәм экстремизм идеологиясе, милли һәм дини экстремизм һәм ксенофобия үтеп керүгә, шулай ук җинаятьчел субкультурага каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр һәм оешмалар җитәкчеләре, территориаль федераль структуралар вәкилләре катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге заманның иң куркыныч проблемаларыннан берсе булган экстремизм һәм террорчылык бик актуальләште, шул исәптән Россия өчен дә: «Бүген экстремистик карашлы оешмалар һәм берләшмәләр, традицион булмаган дини төркемнәр, төрле экологик хәрәкәтләр, фанатлар һәм башка протест хәрәкәтләре эшчәнлек алып баралар. Аларның вәкилләре пропаганда эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, төрле әдәбият тараталар, лекцияләр һәм презентацияләр уздыралар, үз рәтләренә яшьләрне актив рәвештә җәлеп итәләр». 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел республикада яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм аларда актив катнашучылар тарафыннан башкарылган экстремистик юнәлешле – 24 һәм террористик юнәлешле 5 җинаять теркәлгән. Яшьләр арасыннан 70тән артык радикаль неонацист идеология тарафдары административ җаваплылыкка тартылган.   

«Әлбәттә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау шундый күренешләр нәтиҗәләрен бетерүгә караганда үтемлерәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Казанда һәм Зеленодольск районында татар каберләрен җимерү, быел февраль аенда неонацистлар кылган җинаятьләр җәмгыятьтә киң резонанс алды, – дип белдерде Татарстан Президенты. – Моннан тыш, муниципаль сайлаулардан соң ук бөтен ил буйлап сәүдә үзәкләрен, мәктәпләрне, аэропортларны һәм башка объектларны "миналаштыру" ситуациясе дә безне бик борчый».

Аннары нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International