Бүген Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе белән Бавария эшлекле даирәләре вәкилләре арасында түгәрәк өстәл рәвешендә очрашу узды.
Очрашуда Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасының тышкы икътисадый хезмәттәшлек комитеты рәисе урынбасары Вольфганг Хаштенпфлюг, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, шулай ук «König Ludwig GmbH & Co. KG Schloßbrauerei Kaltenberg», «Messe München GmbH» компанияләре һәм Мюнхен халыкара аэропорты җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре кысаларында «IBM» компаниясенең «Watson Internet of Things» штаб-квартирасында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Siemens AG» компаниясе штаб-квартирасында булды.
Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «АК БАРС» БАНК» АҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «ТАИФ» ААҖ идарәсе аппараты җитәкчесе Айрат Шиһабетдинов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин һәм башкалар.
Татарстанда республика ярдәмендә “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар - балаларга” федераль проекты эшли башлый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов бүген Мюнхенда берничә Германия компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Бавария башкаласына Татарстан Республикасы Президентының ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды.
Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга туризмының дөньяда иң уңышлы чараларының берсе - Октоберфест фольклор фестивалендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария башкаласы Мюнхен шәһәренә (Германия Федератив Республикасы) ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ремонт-торгызу эшләре алып барылучы берничә социаль һәм мәдәни объектында булды.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә күчмә эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Американың Нью-Йорк штаты легислатурасы делегациясе белән очрашты. Очрашуның видеоязмасы Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Искәртеп үтик, республикага әлеге штатның законнар чыгару җыены әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы белән килде.