Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Тула өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тула өлкәсе Губернаторы Алексей Дюмин кул куйды.
Чара Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы муниципаль районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә берничә чит ил компаниясе вәкилләре белән очрашты.
МSD International (АКШ) компаниясе президенты Кевин Али белән әңгәмә барышында сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуның киләчәк адымнары билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы белән «РусГидро» компаниясе мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Килешүнең максаты – Иннополис Университеты базасында мәгълүмат технологияләре, фәнни-техник, инновацион, мәгълүмат-аналитик һәм эксперт эшчәнлеген үстерү буенча үзара багланышларны үстерү.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «РусГидро» ГАҖ генераль директоры Николай Шульгинов кул куйды.
Чара Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Стратегик инициативалар агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентылыг генераль директоры Светлана Чупшева куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәте Премьер-министрының киңәшчесе, рәсми вәкиле Шәех Сәлман бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Каматх белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Татарстан, Россиянең алга киткән һәм сәнәгате үсеш алган төбәкләреннән берсе буларак, Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлекне үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге Ворлдскиллс стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илкүләм тармак чемпитонатына әзерләнгәндә һәм уздырганда үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.
Тиешле килешүгә Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә имза салынды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты кысаларында Россия дәүләт тарих архивында булды. РДТА - дөньяда иң эреләренең берсе. Бүген биредә Россия тарихына кагылышлы 6,5 млн. документ саклана, архив фондының гомуми күләме - 7 млн. саклау берәмлеге. Гаять зур коллекциядә атаклы дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең шәхси фондлары, сирәк кулъязмалар, басмалар бар. Уникаль документлар арасында Петр I аңлатмалары белән рус әлифбасы проекты, 1861 елгы крепостной хокукны бетерү турында манифест саклана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санк-Петербург шәһәренә эш сәфәре кыла. Визитының төп сәбәбе - XXI Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу. Форумда Рөстәм Миңнеханов халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре эшлекле очрашулар уздырырга ниятли, шул исәптән МSD International, IBM, Schneider Electric, Rockwool International, РусГидро һәм башка компанияләр белән. Шулай ук ул берничә килешү имзалау чараларында катнашачак.