ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

"Рубин" футбол клубындагы бүгенге үзгәрешләр уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты, "Рубин" клубының Попечительләр советы башлыгы  Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының команда баш тренерына бәйле сорауларына җавабын бирде. 

"Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алмаштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле", – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген балалар ялын оештыру буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.

1 июньдә уздырылачак Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика сабый балалар йортының 1 нче бүлегендә (Казан, Фучик ур., 73) булды. Оешмага Татарстан Республикасы Президенты паллиатив ярдәм палатасы өчен үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты бүләк итте.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Каном белән күреште. Азиат партнерлар ягыннан шулай ук Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапурның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре дo бар иде.

1 июньдә уздырылачак Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан шәһәренең 5 нче балалар музыка мәктәбендә булдылар. Мәктәпкә үткән ел капиталь ремонт ясалган һәм ул бүген – шәһәрнең иң яхшы һөнәри музыка җайланмалары белән җиһазландырылган һәм үзенең орган классы булган мәктәп.    

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гранд Отель Казан мәйданчыгында узган коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә клубның Попечительләр советы уздырылды. Сезонга йомгак ясалды һәм «Рубин» ФКның киләчәктәге үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президенты Илсур Метшинга «Рубин» президенты вазыйфасында куелган бурычларны үтәгәне өчен рәхмәт белдерде һәм идарә белән финаслауның «ТАИФ» ДКнә күчүен раслады.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы делегациясенең Португалиягә визиты Татарстан белән Португалия арасында хезмәттәшлекне үсерергә, шулай ук Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Португалия икътисад министры, Россия - Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мануэл Калдейра Кабрал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. 

Очрашу Португалия Икътисад министрлыгы бинасында Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга эш визиты кысаларында узды. 

Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Мануэл Кабрал  әлеге визит ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда ике көнлек эш сәфәрендә. 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга визиты кысаларында Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.

Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы - хосусый бизнес-ассоциация, ул Португалия компанияләре ярдәме белән 1834 елда оештырылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International