Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МИЗ корпоратив университетын тәмамлаучылар белән очраштылар һәм аларның чыгарылыш проектлары белән таныштылар.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында "Алабуга" махсус икътисадый зонасында бүген Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Башкарма дисциплиналарның торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсен уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортының утырышлар залында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов һәм Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов килде.
Михаил Абызов белән Всеволода Вуколовны «Бигеш» аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Татарстан Татарстанга эш визиты кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы цехларын карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министрв Альберт Кәримов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы генераль директорының беренчке урынбасары Николай Савицких һәм башкалар озата йөрде.
Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының җитештерү мәйданчыгында “Град” 21631проектының унынчы кече ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.
Бу чарада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.
Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга Татарстан Республикасы беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплады.
Искәртәбез, программа, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин килде. Ул республика предприятиеләренең дәүләт оборона заказын үтәү мәсьәләләсе буенча киңәшмә уздырачак.
Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау гала-концерты үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашты.
Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы – Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.