Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хөсәен Дириоз Төркия белән Татарстан арасында алга таба сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый хезмәттәше. Бүген республика территориясендә Төркия компанияләре катнашында 10 завод эшли. Берничә проектны әле гамәлгә ашырасы бар.
Хөсәен Дириоз билгеләп үткәнчә, Төркия Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән булган Татарстан белән икътисадый элемтәләрне ныгыту яклы.