Бүген Казанда 2016 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.
Чара Татарстан республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендәге тантаналар залында үткәрелде.
Чара 2016 елның 25 декабрь көнендә Кара диңгез сулыгы өлкәсендә Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу минутыннан башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казанда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Краснодар краенда булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм игълан итү турында»гы Указга имза салды.
2016 елның 26 декабре Россия Федерациясендә матәм көне дип игълан ителә.
Бүген Казанга республиканың төп чыршы бәйрәменә бөтен Татарстаннан 7 меңләп мәктәп баласы җыелган иде. Чара «Татнефть-Арена»да узды.
Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан мәктәп укучылары – уку отличниклары һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм балалар оешмалары активистлары, шулай ук кыен тормыш хәлләренә дучар булган балалар чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Идел буе районында Горки-Әмәт урман паркын ачу тантанасында катнашты. Мондый ТР башкаласында өр яңадан ясалган объект соңгы дистәләгән елларда беренче мәртәбә ачыла. Тантана алдыннан ТР Президенты проектны проектлауда катнашкан активистлар белән аралашты. Парк якында яшәүче кешеләр белән хезмәттәшлектә төзелә, 3 меңнән артык кеше теләкләре исәпкә алынган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аҗаган" балалар өчен фәнни-күңел ачу үзәгендә булды ("Казан-Арена" стадионы). Анда балаларга робот техникасын, радио электроникасы, 3D-дизайн һәм «КибернетикУМ» программалаштыруны өйрәтүгә юнәлдерелгән яңа белем бирү мәйданчыгы ачылды.
Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең административ бинасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Күп катлы бина төзелеше Казанда Н.Ершов урамы, 20 адресы буенча 2014 елның июль аенда башланды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарларына 55 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәгендә булды.
Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән.
Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә.
Экскурсия барышында аңлатмаларны «Шәһәр панорамасы» ҖЧҖ директоры Ольга Вәлиева биреп барды. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен юллады.