Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Михаил Слободин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры-Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән тантаналы очрашуда катнашты. Иннополиста "Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы" форумы узды.
Яшь укытучылар белән шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Россия белән Татарстанның әйдәп баручы вузлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Олы Кайбыч авылында ял паркы ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, ул Кайбыч районына эшлекле очрашуга килгән иде.
Бу чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры репетициясендә булды.
Репетицияләр Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда (Казан) узалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино поселогында «4 нче шәһәр балалар поликлиникасы» ДАСУ филиалының яңа бинасында булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.
Рөстәм Миңнеханов театр бинасы янәшәсендәге мәйданны, шулай ук театр фойесын һәм балконнарын карады.
Татарстан Президентына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын реконструкцияләү вариантларын тәкъдим иттеләр. Реконструкция беренче чиратта театрның өстәмә мәйданнарын булдыру өчен ясала, шулардан – репетицияләр залы, шулай ук җитештерү бүлмәләре.
Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән бүгенге очрашуында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты.
Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе эшчәнлеге кирәкле булып кала бирә, һәм аңа күп кенә актуаль бурычлар йөкләнә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советының чираттагы 46 нчы утыршында хәбәр итте.
Чара Мәскәү белән Казан арасында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Мәскәүдәге утырышта Россия Федерациясе Спорт министры, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советы рәисе Виталий Мутко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.
Казаннан (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортыннан) утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гаффаров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы" ГАҖнең Идел-Нократ банкы вице-президенты - рәисе Петр Колтыпин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар төрле юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.