Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венага эш сәфәре кысаларында Австрия Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл белән очрашты.
Очрашу Австрия Икътисад палатасында узды.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Вена үзәгендәге Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре комплексы территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның урынбасары Светлана Персова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.
Очрашу Прагада (Пражский Град - Pražský hrad крепостендә) Милош Земан резиденциясендә узды.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земан әфәндегә, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан белән кызыксынганнары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Праганы азат итүдә катнашкан Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чехия Республикасында.
Прагада Ольшан сугышчылар зиратында һәлак булган Совет сугышчыларына һәйкәл куелган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре белән килде.
Чехия башкаласы Прага шәһәрендә булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Прагада Ольшан зиратында урнаштырылган Совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр дә салачак.
Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына, ягъни 1110 мең гектарга чәчелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын үткәрде.
Искә төшеәбез, бу чара 2016 елның 19-21 маенда Казанда узачак. Аны төп үткәрү урыны "Корстон" комплексы булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Манеж" күргәзмә комплексында "Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга" күргәзмәсен карады. Экспозиция белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты. Күргәзмә рәсми рәвештә быел 25 февраль көнне ачылды. Аны ачу идеясен Татарстан кинематографы тарихы турында китаплар язган Елена Алексеева тәкъдим итте.
«Үлемсез полк» акциясендә кырык биш мең кеше катнашты, ул бүген Казанда узды. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сурәтләрен тоткан иде. Бу олы йөрешнең башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Татарстан Республикасы Президенты кулында әтисе ягыннан абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы сурәте иде. Ул фронтка 19 яшендә киткән. 359 нчы атучылар полкы составында сугышкан. Сугышның беренче көннәреннән үк хәрби гамәлләрдә актив катнашкан. 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү өчен аяусыз сугышларда һәлак булган.