Казан Россиянең ислам башкаласы булуга дәгъва итми. Бүген бу хакта Казан Ратушасында, “Россия-ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең пленар утырышыннан соң журналистларга интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.
“Казан Казан инде ул, без моңа дәгъва кылмыйбыз, Россиядә бит мөселман кардәшләребез яшәүче башка шәһәрләр дә бар”, - диде республика башлыгы, шулай да, ул мәркәзебезнең үз тарихы һәм үзенчәлекләре булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумын үткәрү традициягә әверелгәнне, аның кысаларында икътисад һәм финанслар өлкәсендә гамәли мәсьәләләр турында фикер алышулар булуын шәрехләде. Ул мондагы мәсьәләләрнең Россия өчен әһәмиятле булган мөнәсәбәтләргә дә кагылышлы булуын әйтте. “Башта без республика мәнфәгатьләрендә генә эшләсәк, хәзер инде бу мәйданчык бөтен Россия өчен эшли”, - дип белдерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов Россиядәге 20 миллионнан артык мөселманның бердәм булып, аралашып торырга, ислам дөньясының бердәм булырга тиешлегенә игътибар бирде. “Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Россия-ислам дөньясы” стратегик караш төркеме – безнең позицияләрне якынайтып, безнең эшне күрсәтә алырлык платформа”, - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, бүгенге чара кысаларында Казанда булучы кунаклар кыска вакыт эчендә дөньяда гамәлгә кертеп булырдай әйберләрне күрде. “Бүгенге көндә ислам террорчылык белән ассоциацияләнә. Әмма ислам һәрвакыт толерант булып кала, үзен беркемнән дә өстен куймый. Безгә, ислам вәкилләренә, берләшеп, үз позицияләребезне якларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия кебек зур илнең ислам дөньясы өчен кызыклы булуын ассызыклады.