Рөстәм Миңнеханов Хабаровск крае делегациясе әгъзалары белән очрашты

2016 елның 28 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хабаровск крае делегациясе әгъзалары белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Хабаровск крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктор Марценко җитәкчелегендәге Хабаровск крае делегациясе Татарстанга эш сәфәре кыла.

Хабаровск крае кебек куәтле төбәк безнең ил өчен бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп. 

Виктор Марценко хәбәр иткәнчә, делегация әгъзалары Казан авиация заводында, «Композит» предприятиесендә, Казан ИТ-паркында, башка мәйданчыкларда булганнар инде.

Хабаровск крае делегациясе әгъзалары шулай ук кайбер спорт объектларын, шул исәптән «Казан-Арена» стадионын караганнар.

Хабаровск крае вәкилләре балаларга күп күнекмәләр алырлык «Кидспейс» мәйданчыгын югары бәяләделәр. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә балалар өчен динозаврлар паркы да төзеләчәк.

Очрашу барышында яклар индустриаль мәйданчыклар булдыру, шулай ук авыл кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләре һәм бу юнәлештә Татарстанда һәм Хабаровск  краенда гамәлгә ашырылучы программалар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Хабаровск крае арасында товар әйләнешен арттыру эшен яхшыртуны, ике як бер-берсенә китереп торучы товарлар номеклатурасын киңәйтүне тәкъдим итте.

Фикер алышуның тагын бер темасы алдан социаль-икътисадый үсүче территорияләр эшчәнлеге булды. Хабаровск краенда мондый территория Комсомольск һәм Хабаровск шәһәрләрендә булдырылган, Татарстанда – Чаллы шәһәрендә.

Искәртәбез, бүген Хабаровск крае делегациясе әгъзалары Сабантуй милли бәйрәмен караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International