Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә җәйге арада төзелеш объектларында максималь рәвештә эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узучы атналык республика киңәшмәсендә белдерде .
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 17 майга 924,0 мең кв.м. торак (еллык бурычның 38,5%) сафка кертелгән, бу былтыргы дәрәҗәнең 101,8%ын тәшкил итә (ике атнада 53,7 мең кв.м. торак).
Социаль ипотека программасы буенча 133 йорттан 40 йорт сафка кертелгән, гомуми мәйданы 140,0 мең кв. метр, бу планның 36,5%ын тәшкил итә. Шулай ук 2013 ел башыннан республикада 165 Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 13 торак йорт сафка кертелгән. Тагын 512 ветеран өчен 110 йортны төзү дәвам итә.
ТР Министрлар кабинетының төзелеш, транспорт, ТКХ һәм юл төзелеше идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин быел республикада төзелеп килүче 46 авыл клубларының кайберсендә хәтта нигез төзү эшләре дә тәмамланмаган икәнен хәбәр итте. Ә бит бу арада һава торышы төзелеш өчен бик тә уңайлы.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә төзелеш эшләренең иң югары темпларын, уңайлы җәйге вакытны эффектив кулланыр өчен, тәэмин итәргә өндәде.