Иннополис халыкара спорт форумында үзенең эшләрен тәкъдим итте

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уза. Аның кысаларында “Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсе оештырылган.

Бүген күргәзмәнең экспозициясе белән Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев җитәкчелегендәге рәсми делегация танышты. Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.

Күргәзмәдә кунаклар Иннополис университетының Нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе эше – спортчылар өчен “акыллы майка” белән таныштылар.

Шулай ук Иннополис университеты стендында Муслим Хучиев һәм Роман Шәйхетдинов робот-манипулятор Kuka белән аэрохоккейда көрәштеләр.

“Россия – спорт державасы” IX халыкара спорт форумы Казанда 8-10 сентябрьдә уза. Форумны оештыручылар – РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте.

Форумның төп вакыйгаларының берсе пленар утырыш булды. Анда Россия Премьер-министры урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Олег Матицын, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл-Мөсәлләм катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International