2011 елда Татарстан Республикасында планлаштырылган торак төзелешенең күләме 2,843 млн. кв. метр тәшкил итәргә мөмкин
2008 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
2008 елның 7 ае эчендә Татарстан Республикасында 1,328 млн. кв м. торак яки еллык йөкләмәнең 61,3% ы төзелгән. Быел республикада барлыгы 2 млн. 165 мең кв метр торакны төзеп сафка бастыру планлаштырыла, шуның өчтән берен – 709 мең кв. метрын – республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак тәшкил итәчәк.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, муниципаль районнарның администрация башлыклары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елга, Рәсәй буенча гомумән алганда, бер кешегә 1 кв. метр исәбеннән торак төзелеше дәрәҗәсенә чыгу планлаштырыла. Татарстанда шулай ук торак төзелеше үсеше планлаштырыла. Аның өчен республикада комплекслы баланс тигезлеге сакланган төзелеш программасы булу кирәк.
Мәсәлән, 2008 елга республикада 2,165 млн. кв. метр торакны сафка бастыру планлаштырылган булса, 2009 елга планлаштырылган сафка кертү күләме - 2,370 млн. кв. метр, 2010 елга - 2,370 млн. кв. метр. Бу сафка бастырыласы торак күләменең яртысы диярлек республика башкаласында урнашачак. 2008 елда 900 мең кв. метр төзү күздә тотылса, 2009 елда – 985 мең кв. метр, 2010 елда – 1,079 млн. кв. метр һәм 2011 елда – 1,181 млн. кв. метр.
Татарстан Республикасындагы “Арзан һәм уңайлы торак Рәсәй гражданнарына” программасын гамәлгә ашыруга килгәндә, республика торак төзелешенең эре инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү схемасында да актив катнаша. Мәсәлән, Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, республиканың, инженерлык челтәре төзелешенә җәлеп ителгән кредитлар буенча йорт салучылар компанияләренә процентлы акча түләү өчен, федераль бюджеттан исәп тотылган компенсациягә өч ел вакытка дип каралган инде расланган килешүе бар (гомуми мәйданы 2,82 мең га булган 15 проект һәм 11 млн. кв. метрга кадәр үстерелештәге 8,62 млн. кв. метр сафка кертелергә планлаштырылган торак).
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.