Алексей Песошин Kazan Digital Week-2021 форумы ябылу тантанасында катнашты

2021 елның 24 сентябре, җомга

Алексей Песошин Kazan Digital Week-2021 форумы ябылу тантанасында катнашты.

Искә төшерәбез, чара “Казан-Экспо” халыкара кргәзмәләр залы мәйданчыгында узды. Анда дөньяның 48 иленнән килгән 15 мең катнашучы булды. “Казан-Экспо” залларында 100 дән артык секция узды, аларда 600 спикер чыгыш ясады. Катнашучыларда һәм онлайн күзәтүчеләрдә махсуслаштырылган күргәзмә зур кызыксыну тудырды.

Алексей Песошин бер ел элек Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән IT-тармакка ярдәм итүнең беренче чираттагы чаралары комплексын тормышка ашыру башланды, дип искә алды. Керемгә салым салу, иминият взнослары һәм IT-эшчеләрен икътисади стимуллаштыру мәсьәләләре хәл ителде.

Хәзерге вакытта Хөкүмәт Россиядәге IT-индустрияне тизләтү буенча карарларның икенче өлешен раслады. Ул 60 төрдәге чараны үз эченә ала, аларның егермесе бизнес өчен Россия технологияләрен кертүгә ярдәм итүгә, офис программасы белән тәэмин итүне эшләүгә, операция системалары булдыруга юнәлдерелгән.

Узган елда илдәге IT-технологияләр өлкәсендәге компанияләр 3 меңгә артып, 15 меңгә җиткән. Илдә программа тәэминаты реестрында программа продуктлары саны ике тапкырга диярлек арткан. Икътисадның югары технологияле секторында башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме өчтән бер өлешкә арткан һәм бүгенге көндә 1,5 трлн сумнан күбрәкне тәшкил итә. Экспорт эшләнмәләре һәм хезмәт күрсәтүләре 13,5%ка арткан һәм 5 млрд долларга күтәрелгән.

Бүген Татарстан дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү буенча, цифрлы сервислар эшләп чыгаручыларга ярдәм итү буенча да алдынгы позицияләрне биләп тора. Безнең 3 меңгә якын компания Россия төбәкләре арасындагы алдынгылыкны тәэмин итә, дип билгеләде Алексей Песошин. Ул хәбәр иткәнчә, тиздән Казан үзәгендә IT-паркның тагын бер бинасы барлыкка киләчәк.

Республиканың казанышлары – ул федераль хөкүмәт тарафыннан төбәкләрдәге цифрлы инициативаларга максатчан ярдәм итү нәтиҗәсе, дип ассызыклады Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән, форумны оештыручылар һәм эшче төркем исеменнән ул барысын да  киеренке эш тәмамлану белән котлады. Даими цифрлы коммуникация мәйданчыгында катнашу һәм ярдәм күрсәтү, заказ бирүчеләрнең һәм цифрлы трансформация өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

Казан сезне кабат 2022 елның сентябрендә көтеп кала, диде Татарстан Премьер-министры, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International