ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Төп тема – традицион энергия чыганаклары урынына, киләчәк альтернатива буларак, ягулык элементлары булдыру.

Төп нотык белән Химик физика институтының (Черноголовка шәһәре) каты матдә ионикасы лабораториясе мөдире Юрий Добровольский һәм «Крылов дәүләт фәнни үзәге» (Санкт-Петербург шәһәре) вәкиле Игорь Ландграф чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада булды.

Төп максаты – Түбән Кама муниципаль районы советының һәм Түбән Кама шәһәр советының берләштерелгән сессиясендә катнашу. Сессия Түбән Кама муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты, Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Компаниянең гыйнвар ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2017 елның март аена бюджеты расланды. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Искәртеп үтик, 1918 елның гыйнваренда Халык комиссарлары советы Эшче-крестьяннарның Кызыл армиясен булдыру турында декрет чыгарган. Һәр елны бу көнне билгеләп үтү карары кабул ителгән.

Татарстан Президенты запастагы хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ватанны саклаучылар көне Туган илгә хезмәт итү һәм тугрылык символына әйләнде, дип билгеләп үтте ул. «Традицион рәвештә бу көнне күпмилләтле илебез сагында торучыларны котлыйбыз, әтиләребез һәм бабаларыбызны, геройларыбызны искә алабыз, яшьләргә фатиха бирәбез», – диде Татарстан Президенты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда булды. Төп максаты – Чаллы муниципаль берәмлегенең шәһәр советы утырышында катнашу. Ул 2016  елда Чаллының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырыш башланганчы Илдар Халиков һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев “КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары белән аралашты, “Кориб”, “Колуман Рус”, “КАМАЗ” компанияләре тәкъдим иткән автомобильләрне карады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XII хисап-сайлау конференциясендә катнашты.

Чара «Корстон» КСККда узды (Казан).

Конференциядә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы судьлар бергәлеге органнары җитәкчеләре чыгыш ясады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International