ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” бәйгесенә йомгаклау узды. Бу чарада 700гә якын кеше катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. Әлеге чара махсус Болгар җыены алдыннан, бөтен Россия мөселманнары, мөфтиләр, хәзрәтләр, имамнар Казанга җыелу вакытына туры китерелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең VIII бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узды. 

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль  секретаре урынбасары Манучехр Моттаки белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының III Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты мәйданчыгында узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Мәҗлесенең закон чыгару һәм нормалар буенча комитет рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу КСКК "Корстон" мәйданчыгында "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

 

Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим рольне  KazanSummit үти. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.

"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында бүген беренче кат «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә "Корстон" КСКК мәйданнарында урнашты. Хәләл товарлар эскспозициясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International