Алексей Песошин “Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” бәйгесенә йомгаклау узды. Бу чарада 700гә якын кеше катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Сезне Татарстан журналистикасы көне белән котлыйм. Сезнең һөнәрегез бик мактаулы, ләкин бик катлаулы да. Сез алгы чиктә торасыз һәм барлык яңалыкларны иң беренче булып беләсез”, - диде ул.

Алга таба ТР Хөкүмәте рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә “Шәһри Казан”газетасы һәм “Наш Зеленый Дол” Яшел Үзән газетасы җиңүгә лаек булды.

“Темасы – җирле, осталыгы башкалача” номинациясендә “Зәй офыклары” газетасыннан (Зәй районы) Энҗе Әгъләмова һәм “Казанские ведомости” газетасыннан Владимир Дынник җиңде.

“Иң яхшы медиапроект” итеп жюри Игорь Цыбульский һәм Нурсия Шәйдуллина язган “Минтимер Шәймиев” китабын билгеләде.

Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International