Татарстан Президенты Төрекмәнстан делегациясе белән очрашты

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Мәҗлесенең закон чыгару һәм нормалар буенча комитет рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Очрашу КСКК "Корстон" мәйданчыгында "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовка форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен рәхмәтләрен юллады.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Төрекмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды: «Безнең халыклар тирән тарихи рухи-мәдәни җепләр һәм уңышлы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән».

ТР Президенты фикеренчә, бүген үзара элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, аларны нәтиҗәле кулланырга кирәк. Аерым алганда, нефть чыгару, машина төзү, энергетика, авыл хуҗалыгы комплексы, фармацевтика һәм медицина, химия продукциясе белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый мөмкинлекләр бар.

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерегән Татарстан һәм Төрекмәнстанның хезмәттәшлеген үстерү мөһимлеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International