Роман Шәйхетдинов: “Иннополис резидентларының күпчелеге ясалма интеллект технологиясе белән эшли”

2021 елның 2 октябре, шимбә

“Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсе кысаларында Дубайда (БГӘ) “Иннополис” МИЗ компанияләре-резидентлары блокчейн һәм ясалма интеллект өлкәсендә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

Җитештерүдә блокчейн нигезендә беренче цифрлы валютаны һәм  Bakong тиз ваклап түләү системасын “Soramitsu” компаниясе тәкъдим итте. Система Камбоджа Милли банкы белән бергә эшләнә һәм 2019 елның июлендә эшләтеп җибәрелә.

“Өченче фикер платформасы” компаниясенең тәкъдирләве ясалма интеллектны медицинада куллануга багышлана. Компаниянең эшләнмәсе - интеллектуаль система - тәүлек дәвамында медицина күзәтүе һәм дәвалау шартларында пациент белән булган үзгәрешләрне ачыклый һәм төрле хәбәр итү каналлары аша персоналны кисәтә.

Иннополисның тагын бер резиденты -  NetHealthLab компаниясе - эшләнмәсе  программалы-аппаратлы комплекстан гыйбарәт. Ул пациентларны дистанцион мониторинглауны җиңеләйтә.

“Дронопорт HIVE” компаниясенең тәкъдирләве пилотсыз очу аппаратларын дронопорт эше мисалында тулысынча автоматлаштырылган идарәгә күчерүгә багышлана.

Күргәзмәдә шулай ук “Бипиум”, “Интеллектуаль видеоаналитика”, “Яндекс”, “ЕОРА” компанияләре һәм Иннополисның башка резидентлары эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

“Бүген ясалма интеллект технологиясе белән “Иннополис” МИЗ һәм Иннополис университетының күп резидентлары һәм стартаплары уңышлы эшли. Шуңа күрә, безнең компанияләрнең халыкара күргәзмәләрдә күрсәтерлек эшләре бар. Ышанам, “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә катнашу Татарстанда яңа технологияләр кулланып, яңа кызыклы проектлар башлап җибәрүгә китерәчәк”, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International