Иннополис университеты “Ясалма интеллект” федераль проекты кысаларында 2024 елга кадәр ясалма интеллект буенча тикшеренү үзәге булдырырга федераль грант алды. Бу үзәк кысаларында ИТ- югары уку йорты бизнес һәм икътисадның өстенлекле тармаклары өчен экспорт-юнәлешле платформа карарлар эшләячәк.
Сайлап алу нәтиҗәләре кичә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә, 16 эксперт катнашында узган эшче төркем утырышында хәбәр ителде.
Иннополис университеты ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча терәк булачак Россиянең алты университеты һәм фәнни үзәкләре санына керде һәм алар 1 млрд сумга кадәр грантлар алачаклар. Бюджеттан тыш финанслауны исәпкә алып, гомуми сумма 7 млрд сум тәшкил итәчәк.
Сайлап алуда барлыгы 36 оешма катнашты.
“Ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча терәк булачак үзәкләрнең берсе безнең республикада, Иннополис территориясендә оештырылу Татарстан өчен бик мөһим, бу технология бездә үсеш алачак, - дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Бу безгә икътисад секторы бурычларын хәл итәргә юнәлтелгән компетенцияләр формалаштырырга, бакалавриат һәм магистратура программаларын көчәйтергә һәм фәнне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең өчен бу җаваплылык һәм зур эш”.