Бүген Петербург халыкара газ форумында оештырылган күргәзмә кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты тарафыннан эшләнгән нәтиҗәләрне “Газрпром” ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютинга һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте.
Торбаүткәргечләрне техник диагностикалау газүткәргечләр торышын тышкы һәм эчке яктан бәяләү, һәм үз вакытында кимчелекләрне ачыклау өчен уздырыла. ИТ- университет тарафыннан эшләнгән интеллектуаль система торба эчләрен диагностикалау мәгълүматларын эшкәртергә, технологик торбаүткәргечләрнең техник торышы параметрларын исәпләргә, начарлану процессларының үсеш тизлеген алдан күрергә мөмкинлек бирә.
Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, интеллектуаль системаны эшләгәндә 200 меңнән артык кимчелек, һәм компрессор станцияләрнең һәм магистраль газүткәргечләрнең чиктәге өлешендә 100 км дан артык торбаүткәргечләр анализланган.
Күргәзмәдә шулай ук Иннополис университетының нефть-газ өлкәсендә кулланырга мөмкин булган башка эшләнмәләре дә күрсәтелгән иде.