Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
2008 елның 11 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләти ярдәм күрсәтү турында сүз барды.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы вице-премьеры Равил Моратов, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, “Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер, Социаль-икътисади мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Валерий Кандилов һәм башкалар чакырылган иде.
Кече эшмәкәрлек субъектлары үсешен тоткарлый торган мәсьәләләр турында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының дәүләт заказы системасында катнашу мөмкинлеге, республикадагы кече һәм урта эшмәкәрлекнең статистик учетын алып бару турында да фикер алыштылар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министрына “Синергия” индустриаль паркы проекты һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең “Ашыгыч юридик ярдәм” программасы тәкъдир ителде.
Киңәшмә ахырында Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә кече һәм урта бизнесның кирәгеннән артык административ киртәләр һәм финанс ресурсларына мөмкинлек булмау кебек проблемалары бар.
Аның сүзләренә караганда, кирәгеннән артык административ киртәләр, кагыйдә буларак, федераль законнарга бәйле, һәм аларны чишү эшен Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты федераль дәрәҗәдә башлап җибәрергә уйлый.
“Комитет байтак программаларны һәм, барыннан да элек, производствода кече һәм урта бизнесның үсешен – полимерлар, төзелеш материаллары, автокомпонентлар һ.б. җитештерүне финанслаячак”, - диде Тимур Шаһивәлиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы кече эшмәкәрлек үсешенә 1 млн. сум күләмендә грант откан, ул кече бизнеста яңа производствоны үстерүгә тотылачак. Бу акчаны, яңа производство төзелеше өчен бизнес-план тәкъдим итеп, кече һәм урта бизнес вәкилләре ала алачак.
“Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты “Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесның лизинг компаниясе”н финанслый. Ул, технологик җиһазлар алу өчен, льготалы шартларда акча бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Шаһивәлиев әфәнде.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты башлыгы кече һәм урта бизнес өчен 100 КВт ка кадәр егәрлекле челтәрләргә технологик кушылу бәясенең 30 % ына субсидия бирүне эшмәкәрләр өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрнең берсе дип атады.
Якын арада Татарстан Республикасында ике яңа программа эшли башлаячак. Аларга федераль финанслау (5 млн. сум күләмендә) алынган инде. Болар – яңа эш ачып җибәрүче эшмәкәрләр өчен түләүсез юридик консультация (яңа предприятиене теркәү өчен документлар җыярга ярдәм итү, консультацияләр) һәм кече һәм урта бизнес өчен “Ашыгыч юридик ярдәм” программасы.
Әйтик, “Ашыгыч юридик ярдәм” программасы Мәскәүдә уңышлы эшләп килә һәм эшкуарларга үзен уңай яктан күрсәтте. Бу проект эшмәкәрләр еш зарлана торган күп кенә законсыз тикшерүләрдән качарга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә республика үз территориясендә индустриаль парклар төзергә һәм үстерергә дә җыена. Шаһивәлиев әфәнде индустриаль паркларның, барыннан да элек, инде хәзер үк буш хезмәт ресурслары һәм энергия йөрткечләр буенча кирәгеннән артык егәрлекләр булган Татарстан төбәкләрендә барлыкка киләчәген хәбәр итте. “1 нче номерлы кандидат” – Кама Аланы, соңрак индустриаль паркларны Яшел Үзән, Чистай, Лениногорскида төзү планлаштырыла. Проектларны финанслау берничә чыганактан - федераль һәм республика бюджетларыннан, муниципалитетлар акчасыннан билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз