Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында якынча 13 мең бала ял итәчәк

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында якынча 13 мең бала ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

“Хәзерге вакытта көзге каникуллар чорында балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләве турында мониторинг оештырылды. 281 лагерьда 13 меңнән артык баланың ялы оештырылачак”, - дип билгеләде министр.

Тимур Сөләйманов сүзләренчә, шәһәрдән читтә стационар һәм мәктәп каршындагы лагерьлар физкультура-спорт, иҗат итү, мәгълүмати-технологик һәм лингвистика юнәлешләрендә эшләячәк.

Тимур Сөләйманов быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында лагерьләр буенча ата-аналарны күбесенчә кэшбек программасы, лагерьгә юлламалар һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык мәсьәләсе борчыганын әйтте.

“17 меңнән артык шалтырату кабул ителде. Әти-әниләр еш кына кэшбек программасы белән балалар лагерьләренә юлламалар, лагерьләрдә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык белән бәйле мәсьәлә белән кызыксынды”, - диде ул.

Тимур Сөләйманов Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрнең эшен социаль челтәрләрдә яктыртуга да зур игътибар бирелүен искәртте. “Бу күпчелек мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирде”, - диде ул.

ТР Яшьләр эшләре министры билгеләгәнчә, быел җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял иткән.

“Коронавируска каршы кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, җәйге каникулда 156 меңнән артык бала җәлеп ителде. Бу - көтелгән санның 85%ы гына”, - диде ул.

Ул республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере эшләгәнен әйтте. “Бу санга стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьләре дә керә. Моннан тыш, Татарстаннан якынча 4 мең бала Кара диңгез яр буенда җиде лагерьда ял итте”, - дип өстәде Тимур Сөләйманов.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International