Роман Шәйхетдинов TalentTech компаниясе (“Севергрупп” инвестицияләр төркеме) вәкилләре белән очрашты

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов ИТ-холдингның TalentTech компаниясе (“Севергрупп” инвестицияләр төркеме) директоры Денис Солодовников белән очрашты.

Очрашу Иннополиста узды.

Ике яктан да катнашучылар ИТ-холдинг продуктларын “Иннополис” МИЗ һәм Иннополис университеты эшчәнлегендә куллануда хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

TalentTech – ул персонал белән идарә итү һәм талантларны үстерү өчен экосистема. Холдинг өч юнәлештә продуктлар булдыра: белем бирү, персонал белән идарә итү һәм үзмәшгульлек.

TalentTech составында Нетология, Фоксфорд, ЕdMarket кебек зур проектлар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International