Быел республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 823 йорт кертелгән. Бүгенге көндә шуларның 760 ында эш бара. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә якын көннәрдә калган барлык йортларда эшкә керешү бурычы куелды. 10 сентябрьгә, ягу сезоны башланганчы, бу программаны үтәп чыгарга кирәк булачак.
Мәгълүм ки, быелгы капиталь төзекләндерү программасын федераль фонд, республика казнасы, җирле бюджетлар һәм торак милекчеләре акчаларын да исәпкә алып финанслау күләме 4 млрд 709 млн сум тәшкил итә. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин чыгышыннан аңлашылганча, бүген йортларны капиталь төзекләндерү буенча башкарылган эш күләме 1 млрд 739 млн сумлык булса, фактта эшләр1 млрд 216 сумга гына финансланган. Монда, беренче чиратта, районнарда торак милекчеләреннән ремонт өчен җыелган акчаларның вакытында идарә компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре счетына күчерелмәве сәбәпче. Мәсәлән, Югары Ослан районы торак милекчеләре ширкәтләре счетына халыктан җыелган сумманың бер тиенен дә күчермәгән. “Күрәсең, акчалар районның башка хаҗәтләренә тотыла”, -ди докладчы. Моннан тыш, торак милекчеләре ширкәтләре счетларына җыелган суммалар да подряд оешмаларына күчерелмәгән районнар бар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый башбаштаклык барган районнарны аерым игътибарга алып контрольне көчәйтергә чакырды. Бу исемлектә Әгерҗе, Алабуга районнары да бар.
Президентның игътибарын тагын бер проблема – Казан белән Чаллыдагы яңа йортларда милекчеләрдән капиталь ремонт өчен акча җыелмавы җәлеп итте. “Капиталь ремонт программасында һәркем катнашырга тиеш дип килешкән булсак та, Казанда күп фатирлы йортларның 21 проценты, Чаллыдагы йортларның 15 проценты капиталь ремонт программасын финанслауда катнашмый ”, -дип Президент ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайновтан аңлатма таләп итте. Крайнов аңлатуынча, капиталь ремотка акча түләмәүче йортларның күбесе торак милекчеләре ширкәтләренә карый икән. “Ширкәт җитәкчеләрен җыеп та карадык, тыңламыйлар. Бу хакта төбәк программасы кабул ителгәч кенә аларны ремонтны финанслауда мәҗбүри катнаштырып була” –ди ул. Президент шәһәр башлыклары белән бергә башка тәэсир итү чараларын да эзләргә кушты.
ТР Дәүләт Торак фондына караган 48 йортның да капиталь ремонтны финанслауда катнашмавы ачыкланды. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенә моның сәбәпләрен ачыклау өчен Президент биргән сораудан Алексей Песошин фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллиннан сорарга кирәк дигән җавап белән котылды. “Бу сорауны аңа Сез бирергә тиешсез, Дәүләт торак фонды аның шәхси фонды түгел, ә Президент карамагындагы фонд. Кем бу йортлар өчен җавап бирергә тиеш. Бу йортларга да күпмедер елдан ремонт ясарга кирәк булачак, шул чакта халык сорап киләчәк бит. Программаны үтәүдә һәркем катнашырга тиеш, беркем өчен дә чыгарылма ясый алмыйбыз, бу системага салынган эш булырга тиеш”, - дип Президент капиталь ремонтның йортларны тиешле халәттә тоту, аны капитализацияләү өчен ясалуын ассызыклады.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күп фатирлы йортлар урнашкан җир участокларын кадастр исәбенә кую эшен контрольдә тота. Министр Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, бу эш дәвам итә. “Әгәр муниципалитетлардагы барлык торак йортлар кадастр хисабына куелмаган икән, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 2014 елга программаны кабул итә алмаячакбыз”, -дип кисәтте ул.