Рөстәм Миңнеханов Казанда Атом-төш медицина үзәгендә булды
2013 елның 24 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансеры каршындагы реконструкция ясалган Атом-төш медицина үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентына өр-яңа позитрон-эмиссион томография бүлеге күрсәтелде.
Бу бүлек “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проекты акчалары исәбенә булдырылган. Федераль финанслау 402,7 млн. сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы ягыннан финанслашу 500 млн. сум күләмендә. 2011-2012 елларда радионуклид терапиясе бүлеге өчен 1785,5 кв.м мәйданлык яңа бина төзелгән. Позитрон-эмиссион томография үзәгендә махсуслаштырылган җайланма (радиофармпрепаратларны синтезлауның циклотронлы лабораториясе һәм ике ПЭТ-КТ сканер) урнаштырылган. 2012 елда эшне тәмамлау өчен өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы бюджетыннан 80,3 млн. сум бүлеп бирелгән.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.