Гомумән, республиканың 13 муниципаль берәмлегендә 3 меңгә якын баланы колачлаган 50 үсмерләр клубында 22 чара планлаштырылган. Балалар көне чаралары 19 шәһәр һәм райондагы барлыгы 6,4 меңләп малай һәм кызны берләштергән 133 клубта 148 ишегалды мәйданчыгында оештырылачак.
Балалар көнендә муниципалитет җитәкчеләре балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, укуда, ярышларда, конкурсларда җиңү яулаганнар белән очрашачак, ди С.Гыйниятуллина. Бу очрашулар кысаларында грантлар, исемле стипендияләр, премияләр тапшыру да күздә тотыла.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.