Роман Шәйхетдинов Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты

2021 елның 19 ноябре, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты һәм алар киләчәктә Иннополисның үсеше турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Константин Михайлик катнашты, очрашу Мәскәүдә федераль министрлыкта узды.

Роман Шәйхетдинов “Иннополис” МИЗ һәм Иннополис университеты инфраструктурасының киң колачлы төзелеше хакында мәгълүмат җиткерде. Хәзерге вакытта Иннополиста ике технопарк, роботлаштырылган кунакханә, университет кампусы, шулай ук торак комплекслар төзелә.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Иннополис университетының технология нәтиҗәләрен төзелештә куллану мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Шундый нәтиҗәләрнең берсе – “Татарстан Республикасының цифрлы моделе” проекты кысаларында ИТ-югары уку йорты тарафыннан эшләнгән геомәгълүмат платформасы. Аның ярдәмендә Иннополис һәм Байкальск шәһәрләренең 4D-моделе булдырылган.

Шулай ук очрашу кысаларында төзелеш тармагы хезмәткәрләрен “цифрлы” укыту буенча тәкъдимнәр каралды. Сүз, аерым алганда, 2020 елда Иннополис университеты базасында булдырылган Терәк белем бирү үзәге турында барды. 2021 елда гына да бу үзәктә төзелеш тармагыннан 558 кеше укытылган.

Иннополис университетының белем бирү продуктлары арасында “Төзелештә BIM-технологияләрне куллану теориясе һәм практикасы” онлайн-курс телгә алынды. Ул цифрлы икътисад өлкәсендә “Цифрлы профессияләр-2021” өстәмә белем бирүнең дәүләт программасы кысаларында һәм “Төзелеш заказчысы мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирүнең челтәр программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International