Бүген ТАСС матбугат үзәгендә матбугат конференциясе узды, анда “Цифровой прорыв” конкурсы, “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты ярымфиналларына нәтиҗәләр ясалды, шулай ук финал этабын уздыруның урыны һәм датасы игълан ителде.
“Цифровой прорыв” финалы 2-4 декабрьдә Иннополиста узачак, анда 1333 кеше катнашачак.
Финалда дәүләт органнары һәм компанияләрдән 12 кейс тәкъдим ителәчәк: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, “Росатом”, “Мәскәү транспорт инновацияләре”, Accenture, ВТБ, “Россети”, “Ростелеком”, ПСБ, РБК, билайн, Hyper AdTech дәүләт корпорацияләре, РФ Энергетика министрлыгы.
“Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Алексей Комиссаров ИТ-белгечләрнең һөнәри берлеген оештыру өчен конкурсның әһәмиятле булуын ассызыклады.
Финалның үзәк ИТ-хабы Иннополис шәһәре булачак, анда катнашучылар 48 сәгать дәвамында кейс биремнәре чишелешен эшләячәк, тармак чаралары уздырылачак. Шулай ук командалар онлайн форматта ярышачаклар.
“2-4 декабрьдә Иннополис төп ИТ-хаб булачак һәм “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсы финалистларын кабул итәчәк. Иннополиста студия эшләячәк, аннан финал тәүлек дәвамында туры трансляцияләнәчәк. Безнең өчен илебездә ИТ-тармакны үстерү өчен шартлар булдыру мөһим. Барлык конкурста катнашучыларга уңышлар телим! Иннополиска рәхим итегез!”, - дип билгеләде Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев.