Рөстәм Миңнеханов: “Рубин”, Россия беренчелегендәге кайбер уңышсызлыкларына карамастан, Европа аренасында элеккечә үк югары дәрәҗәдәге футбол күрсәтә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Рубин” футбол клубы президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Очрашу барышында үткән сезон йомгаклары, шулай ук киләсе сезонга куелган бурычлар буенча фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов “Рубин” футбол клубы уенына бәя бирде, Россия чемпионатының “көз-яз” графигына күчүе турындагы фикерләре белән уртаклашты.  

“Чемпионатның үткән сезоны миңа бик ошады, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, ул уңышлы узды: интрига ахыргача барысын да тотып торды, һәм лидерлар гаять матур футбол күрсәттеләр. Безнең “Рубин”ыбыз, Россия беренчелегендәге кайбер уңышсызлыкларына карамастан, Европа аренасында элеккечә үк югары дәрәҗәдәге футбол күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киләсе елда 2008-2009 сезоннары уңышын кабатларга кирәк, моның өчен менә дигән стимул бар – Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) Казанны 2018 ел футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр исемлегенә кертте. “Бу безнең республика һәм халкыбыз өчен бик мөһим вакыйга”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Минем исәпләвемчә, Россия чемпионатының “көз-яз” моделенә күчүе тулысынча үзен аклады, - диде аннары Татарстан Республикасы Президенты. – Кайбер уңайсызлыкларга карамастан, стратегик яктан бу дөрес карар. Хәзер инде Россия футболын тагын да сыйфатлырак һәм кызыклы итү өчен нәрсәләр эшлисе турында уйланырга вакыт җитте. Киләчәк адым Россия һәм Украина чемпионатларын берләштерү. Бу идеяне хуплаучылар күбәя бара. Мондый беренчелекне уздыру, һичшиксез, Россия һәм Украина футболы дәрәҗәсенә йогынты ясаячак һәм җанатарлар тарафыннан кызыксыну тудырачак”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International