Digital Innopolis Days форумында цифрлы транцформация буенча экспертлар иң яхшы тәҗрибә белән бүлешәчәкләр

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2-4 декабрьдә Иннополиста икътисадның өстенлекле тармакларын цифрлы трансформацияләү буенча зур күләмле Digital Innopolis Days форумы узачак. Анда РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашачак, ә спикерлары “Росатом”, “РЖД”, “Ростелеком” компанияләре, шулай ук Россия югары уку йортлары вәкилләре булачак.

Иң төп темаларның берсе “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасының  “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Иннополис университеты базасында булдырылган Терәк белем бирү үзәген үстерүгә багышлана. Бүгенге көндә бу үзәктә Россия югары уку йортлары профессорлары һәм укытучылары цифрлы белем алалар, ә икътисадның өстенлекле тармаклары буенча төп белем бирү программалары аларга цифрлы компонентны кертү белән актуальләштерелә.

Digital Innopolis Days форумы кысаларында “Киләчәк өчен кадрлар. 2021 ел нәтиҗәләре” темасы буенча панель дискуссия, цифрлы трансформацияләү буенча практик дәресләр, рәсми рәвештә иң яхшы белем бирү оешмаларын һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы, шулай ук төрле мәдәни чаралар уздырылачак.

Шулай ук Терәк белем бирү үзәгенең партнерлык челтәре югары уку йортларыннан технологик стартаплар өчен өч көнлек интенсив булачак. Стартаплар Иннополис университеты базасында вузара StartupHouse  акселераторына керә.

Форумда онлайн-катнашучылар digitalinnopolisdays.ru.  сайтында теркәлә ала. Форумны оештыручы – Иннополис университеты. Стратегик партнерлары – РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис мэриясе.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International