Алексей Песошин Халыкара волонтерлар көне белән котлады

2021 елның 4 декабре, шимбә

 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Халыкара волонтерлар көне белән котлады.

“Хөрмәтле Татарстан волонтерлары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән сезне чын күңелдән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм!

Хәзерге волонтерлар - алар иреклеләр хәрәкәте традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр. Бүгенге көндә республикада 1 247 иреклеләр берләшмәсе эшли, аларда 88 меңнән артык волонтер исәпләнә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында волонтерлык социаль әһәмиятле гамәл буларак аерым роль башкара. Волонтерлар республикабыз һәм илебезнең ярдәмгә мохтаҗ гражданнары өчен төп ярдәмчеләргә әверелде.

Бүген яшьләр генә түгел, ә бәлки бик күп өлкән яшьтәгеләр дә волонтер булып киттеләр. Бу халкыбызның бердәмлеге һәм игелеклелеге күренеше.

Дәүләт һәм җәмгыять волонтерлар эшчәнлеген югары бәяли, аларда вакыт һәм буыннарның күчүчәнлеген күрә.

Татарстанда волонтерлык формалашуга һәм аның үстерүгә катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Киләчәктә уңышлар, үз көчләренә ышану, республика үсеше өчен яңа иҗади идеяләр телим.

Бәйрәм белән, хөрмәтле волонтерлар!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International