Татарстан Республикасында 30 май күрсәткечләренә караганда 983,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән

2013 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасында 30 май күрсәткечләренә караганда 983,3 мең кв. м. (еллык заданиенең 41 %) торак гамәлгә кертелгән, бу былтыргы дәрәҗәнең 108,3 % тәшкил итә.

Апас, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин республикада хезмәтне саклау өлкәсендә эш дәвам иткәнен хәбәр итте. ТР Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсе(ГИСУ РТ) белән берлектә хезмәтне саклау һәм төзелеш өлкәсендә куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча дәүләт программалары буенча алып барыла торган төзелешләрдә эшли торган төзелеш оешмаларының җитәкчеләре катнашында эш төркеменең киңәйтелгән киңәшмәсе уздырылган.  

Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсенең тикшерү алып бару өлешендә ел башыннан хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен төзелештә катнашучыларга карата 9 млн. 677 мең сумлык 238 карар чыгарылган, шул исәптән: инвестиция и индивидуаль торак төзелеше объектлары буенча  – 3 млн. 720 мең сумлык 94 карар; соципотека программасы объектлары буенча – 1 млн. 49 мең сумлык 29 карар; Универсиада объектлары буенча  –  760 мең сумлык 12 карар.

Бүгенге күнгә республикада 4 млн. 799 мең сумлык 94 карар буенча штраф билгеләнгән.

Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру кысаларында 30 май күрсәткечләре буенча 133 йорттан гомуми мәйданы 147,6 мең кв. метр булган, 2 мең 640 фатирлы 47 йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 38,5% ын тәшкил итә. Программаның 86 объектыннан әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлек дәрәҗәсе югары булган 48 объект; уртача әзерлек дәрәҗәсендәге 21 объект; түбән әзерлек дәрәҗәсе булган 17 объект.

Республикада ветераннарның торак шартларын яхшырту кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелеше дәвам итә. 465 ветеран өчен 105 йорт төзелеп килә. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, объектлар буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлек дәрәҗәсе югары булган 35 объект; уртача әзерлек дәрәҗәсендәге 23 объект; түбән әзерлек дәрәҗәсе булган 47 объект.

16 муниципаль берәмлектә 53 ветеран әле шартнамә төземәгән.

Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, республикада торак шартларын яхшырту программасы буенча программа башланганнан бирле ветераннарның 18009 катнашкан. Бүгенгә 372 ветеран субсидияләр белән тәэмин ителмәгән. Айрат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, ветераннарга субсидияләр бирүнең нигезлелеген тикшерү барышында шунысы ачыкланган: 53 ветеран буенча муниципаль берәмлекләр башлыклары ветеранның торак шарты яшәү өчен яраксыз дигән комиссияләр карарларын тәкъдим итмәгән, барлык башка очракларды субсидияләр алу таләбе үтәлгән.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2014 елга Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы турында сөйләде. 2014 ел программсы 2 млн. 399 мең кв.м күләмендә оештырылган, шул исәптән: социаль ипотека программасы – 313,6 мең кв.м; күпфатирлы инвестицион торак – 1 104,7 мең кв.м; аз катлы торак төзелеше – 983,6 мең кв.м. 2014 ел торак программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә түбәндәге күрсәткечләргә ирешү күз алдында тотыла: 1 кеше өчен торакны гамәлгә кертү – 0,635 кв.м.; 1 кешегә торак белән тәэмин ителеш – 24,8 кв.м.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International