Шамил Гафаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Шамил Гафаров ассызыклаганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юллардагы хәлне яхшырту буенча комплекслы чаралар тормышка ашырыла.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсе республиканың барлык ведомстволары һәм хезмәтләренең җайга салынган эшенә бәйле. "Безгә фикер алышырлык нәрсәләр бар. Без алга таба ничек хәрәкәт итәчәкбез, 2022 елда тиешле нәтиҗә алу өчен нинди чаралар күрәчәкбез», - дип өстәде Шамил Гафаров.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Разумнов билгеләп үткәнчә, 2021 елда Татарстан юлларында авариянең төп күрсәткечләрен киметүгә ирешкәннәр. Узган ел 3 мең 684 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 312 кеше һәлак булган һәм 4 мең 542 кеше яраланган. Аварияләр саны 333 очракка кимегән, һәлак булучылар саны 19 кешегә, яраланучылар саны 356 кешегә кимегән.

Александр Разумнов хәбәр иткәнчә, 30 муниципаль берәмлек территориясендә «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты максатларына ирешелгән. Шул ук вакытта аларның 20 сендә уңай нәтиҗә икенче ел рәттән теркәлгән.

Бу ел башына килгәндә, 1 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр республикада 89 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 21 кеше һәлак булган һәм 121 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 6,3% ка һәм яралылар саны 14,8% ка кимегән.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов кышкы чорда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту буенча алып барылган эш турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика ком-тоз катнашмасы һәм катнаш юл техникасы белән тулысынча тәэмин ителгән. Геомәгълүмат системасы эшли, шулай ук барлык федераль һәм региональ метеорологик станцияләр эшли. Болар барысы да республика юлларында эшне төгәл оештырырга мөмкинлек бирә.

ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, уртача тизлекне арттырган өчен штрафларны юкка чыгару авариягә бәйле вәзгыятькә тискәре йогынты ясады, дип саный.

Соңыннан Шамил Гафаров кышкы чорда юл хезмәтләре эшенә контрольне көчәйтергә кушты. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләрен вице-премьер юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне катгыйрак җәзага тартырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International