ТР Цифрлы үсеш министрлыгы: Мәктәпләрдә чыбыксыз интернетны үстерүгә 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

1 млрд сумнан артык акча Татарстан мәктәпләрендә интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге булдыруга юнәлдереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан - бөтен мәктәп биналары җепселле оптик элемтә линияләре аша интернетка тоташтырылган Россиядәге беренче төбәкләренең берсе. «Шул ук вакытта авыл мәктәпләрендә чыбыксыз элемтә инфраструктурасы булмавын күрәбез. 2022-2023 елларда республиканың мәгариф инфраструктурасына, Wi-Fi-челтәр төзелешенә миллиард сумнан артык акча салыначак, ул һәр укытучыга укыту процессын тагын да мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Шулай ук республика укучыларына "Цифрлы белем бирү 2.0" платформасында үзләренең цифрлы профильләрен ачачаклар. Цифрлаштыру укытучыларны артык кәгазь эшеннән арындырырга, барлык документлар әйләнешен онлайн-форматка күчерергә ярдәм итәчәк. «Бездә укучының цифрлы профильләре барлыкка киләчәк, белем бирү контентына керү өчен "бердәм тәрәзә" булдырылачак. Болар барысы да балаларга мәктәп белемен алыштыру өчен түгел, ә аларга кызыклы булган өлкәдә өстәмә белем алу өчен булдырыла», - дип ассызыклады министр.

Аның сүзләренә караганда, яңа платформаны гамәлгә кертүнең башка мөһим аспекты - укытучыларга кәгазь эшен киметү. "Алар күп вакытны уку-укыту планнарын тутыруга, хисап документларына сарыф итәләр. Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укытучы вакытын мөмкин кадәр азат итеп, аны балаларны әзерләүгә юнәлтү максатын куйдык", - диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Татарстанда тиз йөрешле интернетка тоташтырылган социаль әһәмиятле учреждениеләр саны шактый арткан: бу 3527 авыл китапханәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка объектлар.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча тиз йөрешле интернетка 305 авыл тоташтырылган. «Әлеге оптика ярдәмендә гражданнар тиз йөрешле интернет куллана алалар. Бу халкы аз санлы булган торак пунктлар өчен гаять зур мөмкинлекләр ача", - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. 2022 елда эш дәвам итәчәк, дип өстәде спикер. 

Татарстанда цифрлаштыруны үстерүнең икенче юнәлеше - «Таттелеком» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган GPON программасы. 2021 елда программада 50 мең йорт хуҗалыгы катнаша - бу авыл территорияләрендә яшәүчеләр, оптик җепселләр буенча интернет кулланучылар. Агымдагы елда 100 меңнән артык йорт хуҗалыгын тоташтыру планлаштырыла.

Айрат Хәйруллин шулай ук быел Татарстанның 100 дән 300 гә кадәр кеше яшәгән  60 тан артык авыл 4G-элемтәсе белән тәэмин ителәчәк, дип сөйләде. Бүгенге көндә Татарстанда 624 халык саны аз булган торак пунктта 4G элемтәсе юк.

Министр шулай ук элеккеге «Спартак» фабрикасы урынында төзеләчәк яңа ИТ-парк проекты турында да сөйләде. Биредә 3 мең эш урыны булдырылачак. Көтелгән керем елына 17 млрд. сум тәшкил итәчәк, бюджетка салым күчерелеше - 1,6 млрд.сум. Яңа ИТ-парктаа балалар технопаркы һәм киберспортчылар әзерләү мәйданчыгы - киберполигон булачак, икенче катында кече компанияләргә һәм үзмәшгуль гражданнарга бизнес-инкубатор һәм коворкинг биреләчәк дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International