Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе коллективын 50 еллык юбилее белән котлады
2008 елның 23 августы, шимбә
Кичә, ягъни 22 нче августта, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Алабугада “Кама буе нефте”
нефть- газ чыгару идарәсенең 50 еллыгына багышлап үткәрелгән тантаналы кичәләрдә
катнашты.
Кама буендагы бай нефть ятмаларын эшкәртү өчен, 1958 елда Алабуга эреләндерелгән нефть промыселы оештырылган була, аннары аның базасында “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе төзелә. Хәзер идарә “Татнефть” ААҖ нең эре бүлекчәләреннән берсе булып тора.
Татарстан Премьер-министры нефтьчеләрне данлыклы юбилейлары белән республика җитәкчелеге исеменнән чын күңелдән котлады. “50 нче елларда Татария үзәгендә нефть ачылу борынгы Алабуга җире тарихында яңа этап булды”, - дип әйтеп узды үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, 1959 елдан алып 1965 елга кадәр Татария нефтьчеләре алдына масштаблы бурычлар куелган иде: бөтен ил күләмендә билгеләнгән нефть чыгаруның 40 процентка артуын тәэмин итү. 1965 елда республика буенча нефть чыгару, 1958 елдагы белән чагыштырганда, 2,3 тапкыр артырга тиеш була, нефть белән беррәттән чыгучы газны табу – 3,8 мәртәбә.
Илебездәге нефть сәнәгате тарихының мондый темптагы үсешне күргәне булмады. “Һәм Татарстан нефтьчеләре куелган бурычны лаеклы рәвештә башкарып чыктылар”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, республикада нефть чыгару күләме 1958 елдагы 28,6 млн. тоннадан 1965 елда 76,5 млн. тоннага үсте. Монда шул исәптән “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе хезмәт коллективының да күрсәткән эшләре зур булды.
Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” нең башка идарәләреннән аермалы буларак, “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе скважиналары фонды унынчы өлешенең Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә һәм “Түбән Кама” милли паркының махсус саклана торган территориясендә урнашкан булуын билгеләп үтте. Гидротехник корылмалар – Каманың ике як ярыннан тигез су өстенә төшә торган дугалы дамбалар идарәнең визит карточкасы булып торалар. Шундый гадәти булмаган шартларда да Кама буе нефтьчеләре эшне табигатьне саклау законнарының барлык таләпләрен дә истә тоткан хәлдә алып баралар.
Идарәдә калдыкларны файдалы эшкә тоту дәрәҗәсен 97 процентка кадәр җиткерделәр. Бу – илнең барлык нефть һәм газ чыгару идарәләре арасында иң югары күрсәткеч”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы нефть чыгаруның үсеше нәтиҗәсендә Алабуганың һәм Кама буендагы халык яши торган пунктларның йөзе үзгәрүен әйтеп узды. Республика җитәкчелеге исеменнән ул нефтьчеләрнең төбәктәге социаль-мәдәни өлкә үсешенә керткән өлешен дә билгеләп үтте. “Барыгызны да шундый данлыклы юбилеегыз белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, мул тормыш, Татарстан һәм Россия байлыгы өчен яңадан-яңа эшләр башкаруыгызны телим”, - дип, Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне котлады.
“Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә, 3 млрд. тонна Татарстан нефте чыгару уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры исеменнән медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгатъ Тәхаветдинов үзенең котлавында “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсенең данлыклы традицияләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, үзенең 50 еллык тарихында идарә нефтьчеләре тарафыннан 150 миллионнан артык нефть чыгарылган. Хәзер елына 2 миллионнан артык нефть табыла. “Кама буе нефтьчеләре югары җаваплылык һәм иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишү юлларын таба белүләре белән аерылып торалар”, - дип билгеләп үтте ул.
Ш.Тәхаветдинов сүзләренә караганда, Алабуганың 1000 еллыгына масштаблы социаль проектлар гамәлгә ашырылган: боз сарае, җиңел атлетика манежы төзелгән, Нефтьчеләр проспекты яңартылган. “Татнефть” генераль директоры “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсенең ветераннарына һәм хезмәткәрләренә фидакарь һәм иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
“Алабуга нефтьчеләр тарафыннан яңадан төзелде, безнең шәһәрдәге күп кенә данлы башлангычларның инициаторлары булып, нәкъ менә алар чыктылар да инде”, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Алабуга муниципаль район башлыгы Илшат Гафуров. Аның сүзләренә караганда, “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе төп шәһәр төзүче предприятие булып санала.
“Татнефть” ААҖ ндәге иң югары хезмәт җитештерүчәнлеге “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсендә. Идарәдә ул бер кешегә 1928 тонна нефть тәшкил итә, ә “Татнефть” буенча уртача бер кешегә - 732 тонна”, - дип билгеләп үтте тантаналы церемониядә “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе башлыгы Геннадий Шариков. Ул предприятие коллективын юбилей белән чын күңелдән котлады һәм “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсе хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек һәм мул тормыш теләде.
"Татар-Информ" агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз